Октябрьск (рус. Октябрьск) — Самар өлкәсендә урнашкан шәһәр.
Халык саны — 27 244 кеше (2010).[3]
Октябрьск Идел елгасының (Сарытау сусаклагычының) уң ярында, Самар борылышының көньяк-көнбатыш өлешендә, Самардан 154 километр көньяк-көнбатыштарак урнаша. Куйбышев тимер юлында станциясе (Самар—Сызран—Пенза сызыгы). Шәһәр янында М5 «Урал» (Мәскәү — Рязань — Пенза — Самар — Уфа — Чиләбе) автоюлы бара. Октябрьскида Идел аша тимер юл күпере («Сызран күпере») урнаша.
1684 елда татар крепосте җимереклекләре урынында[4] Городище (соңрак — Вознесенское, Костычи, Старые Костычи) бистәсе барлыкка килә. 1704 елда Батраки бистәсе барлыкка килә.
1874 елда Моршанск-Сызран тимер юл сызыгы Батраки кадәр төзелә; 1876 һәм 1898 елларда Батраки аша тагын ике тимер юл (Самар-Ырынбур һәм Мәскәү-Казан сызыклары) төзелә. 1880 елда Идел аша күпере ачыла. 1882 елда Печерский әсфәлт заводы эшчеләрнең бистәсе оеша.
1942 елда югарыдагы торак пунктлар Сызран шәһәренең Октябрь районына үзгәртеп корылалар. 1956 елда Сызран шәһәренең Октябрь районы шәһәр составыннан чыгарыла һәм Октябрьск шәһәренә үзгәртеп корыла.